Мәрданова Әдилә Әхсән кызы

Мин - Мәрданова Әдилә әхсән кызы. Актаныш төбәгенең Мостафа Ногман белән Сара Садыйковалар бергәләп иҗат иткән җырда җырланган Чишмә авылында туып, салкын чишмәләренең суын эчеп, тау башларында тәгәрәп уйнаган, тау итәкләрендә бәбкә саклаган, урман-болыннарында җиләк җыйган бер баласы.

Ишле гаиләдә туып үскәнгәме, әби-бабамның үгет-нәсыйхатләрен тыңлаңлагангамы, укытучы һөнәрен сайладым. 11сыйныфны тәмамалагач, ак калага юл тоттым. Яр Чаллы шәһәрендә иң кызыклы студент елларым үтте. КГПУны тәмамлап, кулыма диплом алгач та, 42нче татар-рус мәктәбендә тәүге кат "укытучы апа" булып эшли башладым. Ләкин Актанышым мине үзенә тартып кайтарды: 1999елдан Иске Кормаш мәктәбендә укытам. 

Кадерле тормыш иптәшем белән 3 бала тәрбиялибез: Фидан, Язилә һәм Сәйдәш.