Мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы
семинар
описание
семинар.pdf
Adobe Acrobat документ 392.3 KB
методик семинар
презентация
презентация.pdf
Adobe Acrobat документ 1.5 MB

Мин- укытучы.

(Эссе)

Мәрданова Әдилә Әхсән кызы,

ТР Актаныш муниципаль районы

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Укытучы төшләре.

 

Август… “Укытучы” төшләренең башлангычы. “Авыру кешенең төшләре үзенчәлекле, җете төсле һәм өндәге тормыш белән гадәттән тыш ярашуы белән аерылып тора”,-дигән сүзләрне ишеткәнем бар минем. Ләкин мин гадәти авыру түгел – миндә укытучы чире. Әйе, әйе. Минем хроник авыруым –укытучы. Укытучы – ул бит һөнәр түгел – ул халәт. Минем төшләрем үземә педагогик язмышымны сөйләп баралар кебек. “Укытучы төшләре” гаммасы, нинди соң ул? Укучыларның шат, сөенечле, йөзләре, өмет чаткылары уйнап торган күзләре – менә шундый гүзәл картина. Һәр елның елына беренче сентябрь көнне без аларны шундый итеп күрәбез.  Ә уку елы ахырына кадәр шушы кабатланмас гүзәллекне саклап калу өчен нәрсә эшләргә! Монда укытучы-рәссамның үз пумаласы белән һәр селтәнүе әһәмиятле.

Беренче август төше һәрвакыт бер төрле: класс, миңа өмет белән караган күзләр, ә мин нәрсә әйтергә дә белми басып торам. Коточкыч, мин нинди фән укытам, монда мин нәрсә эшлим һәм балаларны  нәрсәгә өйрәтә алам?! Бәлки мин монда ялгыш эләккәнмендер? Үткәннәрне кире кайтарып, күренешләр берсен берсе алыштырып тора. Менә мин математика фәненә гашыйк булган югары сыйныф укучысы, иртәнгә кадәр мәсьәләләр чишәм, шулардан үземә ләззәт  алам. Минем киләчәгем хәл ителгән кебек: һичшиксез саннардан башка яши алмам. Ләкин бер вакыйга, бер очрашу, аның белән аралашу минем тормышымның астын өскә китерде. Яшь ханым бирелеп үзенең эше, дөресрәге, язмышы турында сөйли. Нәрсәләр сөйләгәнен инде хәтерләмим, ләкин аның җан халәте аерым ачык кадр булып минем күңелемдә яши. Менә шуннан соң мин карар кылдым: мин дә балалар белән эшләячәкмен. Нәкъ аның кебек... Һәм барысын да шаккаттырып татар филологиясе  факультетын сайладым. Искиткеч, мәңге хәтердән җуелмас күңелле студент еллары. Ул - салават күпере кебек матур да, якты да, төрле вакыйгаларга да бай иде! Аннан соң укытучылык чоры башланды...

Бу дәресне мин 3 ел көттем. Тыңлаучан укучылар, күңелле дәресләр, яхшы нәтиҗәләр. Менә ул мизгел җитте. Мин укучыларым янына беренче дәресемне бирергә керәм. Бары тик без генә: мин, татар теле һәм яраткан укучыларым!  Ниндидер могҗиза өмет итеп кабинетка керәм, кермим, ә очам, канатланып! Могҗиза үзен озак көттермәде: канәгатьсез йөзләр, түбәнгә төбәлгән күзләр, ясалма ваемсызлык. Бушка нәрсә булганын ачыкларга тырышым, дәресне башладым. Астыртын елмаюлар, пышылдап, ләкин ишетелерлек ыргытылган фразалар, “Әпипә” җырын көйләүләр. Минем хис-тойгыларым скрипка кыллары кебек тартылды һәм шартлап өзелде. Юк, берни дә юк: такта алдында янып торган күзле укытучы да, дәрес тә. Реаль  мәктәп, реаль укучылар. Укучылар түгел, болар –минем җан кыючыларым. Кыңгырау шалтырау белән укучыларның тавышланышып кабинеттан чыгулары – барысы - барысы башымда болганды.  Төшем җанымны җафалады, кисәкләргә теткәләп бетерде, чынбарлыкка кайтырга тырышам.

Мин - өлкән кеше, иртәгә класска бик таләпчән укытучы керәчәк, алар минем бер карашымнан калтырап торачаклар! Я Хода, нинди җүләрлек, димен еллар үткәч.  Дөресен әйтим, икенче көнне минем дәрескә керәсем килмәде, кая дәрескә, аякларымны мәктәпкә көчкә мәҗбүриләдем. Алар бит минем бөтен хыялларымны челпәрәмә китерделәр! Ә чишелеш бөтенләй көтелмәгәнчә булды. Татар теле дәресе. Әкрен генә күтәрелгән куллар, өйдә кабатланган җаваплар, бергәләп тактада эшләгән күнегүләр. Инде күп еллар үтте. Беренче укучыларым - үзләре өлкән кешеләр. Урамда очрашканда, һич югы социаль челтәрдән эзләп табып: “Исәнмесез, апа! Сез бит безне татар теленнән укыттыгыз!”,-дип елмаеп эндәшәләр, онытмыйлар. Алар минем - Яр Чаллы шәһәре 42нче номерлы татар-рус мәктәбенең 8”Б” классы татар төркеме укучыларым!  Миңа, әгәр гап-гади кешелекле мөнәсәбәт һәм иң кирәклесе - үзара аңлашу булмаса, бернинди технологияләрнең ярдәме булмаячагын аңларга ярдәм иттеләр. Дәрестә иң төп элемтә - укытучы-укучы түгел, ә кеше белән кеше. Алар - яшь психологлар - шулай итеп мине тикшереп, минем кылларымны чиртеп караганнар. Ә мин, өлкән кеше, яңа укып бетергән “укытучы” аларга үпкәләп, үч алырга җыенганмын. Менә шулай итеп туксанынчы еллар уртасында ук мин шуны аңладым: шәхси якын килүдән башка дәрес була алмый.

Кабат яңа төш. Мәктәп сәхнәсе, туктаусыз репетицияләр, минем артистларымның шат йөзләре. Алар минем шундый сәләтле, искиткеч талантлылар! Ике класс, ике милләт арасында ярыш. Барысы да үтте. Жюри нәтиҗә чыгара. Минекеләр җиңде! Балаларның йөзләре балкый!  

Төшемнән уянам, уйларга чумам. Чиста татар классы. Мин - аларның класс җитәкчеләре. Татар шәһәрендә, татар-рус мәктәбендә саф татар классы булу горурлык түгелмени. Юк, кемнәр өчендер кимчелек икән. Ә алар шуның киресен исбатады. Бергәләп әсәр иҗат итеп, аны дәресләрдән соң кич буе кабатлап, тырышлык, үҗәтлек белән, астыртын карашлар,кисмсетүле сүзләрдән өстен кала белеп, үзләренең дәрәҗәләрен исбатладылар. Алар  үзләренең татарлыгын түгел, бердәмлек, тырышлык аша барысына да ирешеп булуларын исбатладылар.   

Бөек Шекспир кайчандыр: “Бөтен дөнья – ул театр”, - дигән. Мәктәп тормышы – беренче кыңгыраудан соң башланучы  театр.  Ә төп геройлар -  барысына да тиз төшенүчән һәм нечкә күңелле кеше җаннары. Минемчә,  бу театрның “бер актер театры”на гына әйләнмәве бик мөһим. Моның өчен барысына да роль бирергә генә кирәк, тормыш күптөрле төсләр белән балкып китәчәк!

Августта башланган төшләр, июнь аена кадәр озата киләләр һәм яңа фикерләргә чыганак булып торалар. Кабат төш. Сәнгатьле сөйләм түгәрәге. Сөйлибез, төзәтәбез, бәхәсләшәбез, үпкәлибез...  Төшемдә бер малай, куркып кына ятлаган шигырен сөйли. Кызара, бүртенә, яшереп кенә бөгәрләнеп беткән язуына карый. Мин аны кызганам.  Аңлыйм, ул әле беренче тапкыр монда катнаша. Елмаеп, аңа көч биреп торам, төрлечә ярдәм итәргә тырышам, мактыйм.  “Чичәнем” миңа сорау бирә: “Апа, сез дә шулай бәйгеләрдә катнаштыгызмы.  

Куркуымнан уянып китәм! Мин аңа нәрсә дип җавап бирим? Җавабы гап-гади: балаларны өйрәтү хокукына үзенә һәм балаларна карата гадел кеше генә ия. Шулай да миңа мондый сорауны бирделәр. Мин чын дөресен әйттем: «Сөйләп карадым, коточкыч булды. Шуңа башка чыкмадым». Дөреслек, дөреслекне тудыра. Укучыларым үзләренең чыгышларыннан соң: “Коточкыч түгелме?” – диләр. Тәнкыйтьне югары дәрәҗәдә кабул итәләр. Кисәтүләрнең урынлы икәнен аңлыйлар, чөнки үз сөйләмемә бик каты таләпчән булганмын.  Ә мактауларга инде чәчәк аталар!Акыллы һәм урынлы мактау – укытучының төп ярдәмчесе, мин моңа ышандым.

Дәресләр, дәресләр, дәресләр! Алар күпме булды? Менә төштә тагын дәрес бирәм, үзенчәлекле, төрле бизәкләргә төрелгән, кискен борылышлар, көтелмәгән нәтиҗәләр (болардан башка булмый да, укытучы шаккаттырырга, кабатланмас булырга тиеш, башкача күңелсез булачак). Бервакыт... Моның булуы мөмкин түгел! Йөзләр юк! Төрле гаджетларга карап иелгән укучыларымның күләгәләре генә утыра. Конкурентлык?  Бу көрәштә ничек җиңәргә? Яңа технологияләрнең икебез өчен дә уртак шөгыль булуына ирешергә. Хәзер шундый зур канәгатьләнү белән кайбер укучыларым мине укыта. Бу – аларның йолдызлы сәгате. Минем укытучыларыма әйләнгән укучыларым аларның белемнәрен хөрмәт итүемне, аларның кызыксынулырын кабул итүемне аңлыйлар. Мин зур канәгатьләнү белән өйрәнәм һәм башыма: “Сезнең белән һәм яңа технологияләр белән без әле таулар күчерербез!” – дигән уйлар килә.  Бөтен нәрсәдә дә гаепләнүче интернет безне тагын да якынайтты, конкуренттан бер якта көрәшүче союзникка әверелдерде.  Искиткеч төш өнгә әверелде. Үзем өстендә тагын бер җиңү!

Чынбарлык… Мин югарыда дан җырлаган интернет бик күп вакытны ала. Мин үзем дә, компьютер артына утырсам, вакытның ничек үткәнен дә сизмим. Сәгатьләрнең ничек үткәне дә сизелми. Ә балаларга кайчан укырга соң? Ни өчен замана баласы кулына китап тотарга теләми? Бу темага инде чаң сугалар, бик күп киңәшләр бирәләр. Миңа, тел укытучысына, нәрсә эшләргә соң? Менә бер укучым укымый: “Апа бу миңа кызык түгел, укырга вакытым да юк,”- ди. Ә ул  “начар” укучы, аның урынына “компьютер” баш. Мин бик начар эшлим, аңа: “Әйдә укымасаң, укымассың, миңа видеоны эшләргә булыш, яки музыка белән ярдәм ит,”- дим. Без сөйләшә-сөйләшә бергә эшлибез. Педагогика фәнендә моннан да нәтиҗәлерәк алым әле уйлап таба алмаганнардыр – шәхси аралашу.  Укучым мине шаккаттырды, ул әсәрнең бүлеген укыган. Бәлки ул аны укып та бетермәс, ләкин мин әдәбиятны күралмыйм дип әйтмәячәк!  Билгеле гел андый алым кулланып булмый, ихтыяри-мәҗбүри укыту да бар. Ләкин укучылар, әсәрне укыганда, минем фикеремне көтәләр, үз күзаллауларын өлкән кеше күзаллавы белән чагыштыралар. Алар ачыш ясарга яраталар! Миңа бары вакытында ишетергә, алар фикеренең мөһим булуын  аңларга ярдәм итәргә генә кирәк.

Кабат яңа төш. ФДББС дип атала. Бу бөтенләй дә куркыныч аббревиатура түгел, яңа заман шаукымы, карашы.Минем төшемдә бер бала. Ул озын бер төргәкне өйрәнә. Нәрсә булырга мөмкин соң бу? Ә бу бары тик төрле предмет укытучыларының намус белән матур итеп язылган аннан көтелгән шәхси нәтиҗәләр генә икән: математика, тел фәннәре, тарих, физкультура...  Тагын кем? Укучы үзе, ата-ана. Мескен бала, төргәк авырлыгыннан сыгылып төшкән. Менә кайдан умыртка баганасы бөкерәюе килеп чыга икән: кечкенә генә гәүдәгә һәм ныгымаган җанга мондый йөк!  Мәсәлән, мин бүгенге дәресемә нинди шәхси нәтиҗә көтүемне планлаштырганмын?  Укыйм һәм үз-үземә шаккатам: нинди төгәл һәм матур фразалар “Тел материалын  уку материаллары белән  бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү “ Миңа 14 пар күз  карап тора, мин алардан бер дәрес эчендә шундый шәхси нәтиҗә көтәм! Төрле, үзенчәлекле 14 кеше миңа текәлеп карап тора, ә көтелгән нәтиҗәләр барысыныкы да бер үк? Нинди осталыкка ия булырга тиеш соң мин? Барысы да шундый катлаулы һәм бер үк вакытта гади дә: һәрбер балада шәхес күрергә кирәк.

Сәер төшләр була, ә өне тагын да сәеррәк... Әйе, шулай. Менә без җентекләп һәрбер дәреснең этабына УУГланы язып утырабыз. Ярый моны укучылар күрми! Бервакыт тизарада җибәрергә тиешле отчет белән утырам. Күтәрелеп карасам, алдымда укучым көтеп утыра. Мин аны үз яныма чакырган идем. Коточкыч! Сезнең кайчан да булса өлкән кешеләрнең үз укытучылары турында сөйләгәннәрен ишеткәнегез бар идеме?  Күпчелек очракта теге яки бу укытучы аңа нинди мөнәсәбәттә булуын сөйлиләр: уңышларын күреп мактаганмы яки ачуланганмы. Бер сүз белән әйткәндә, ана битарф булмаган.  

Һәркем үзе өчен сайлый. Ә мин укучыларымны сайлыйм! Әгәр бала нәрсә беләндер кызыксынса, күбрәк белергә тырышып сорау бирсә, эзләнсә, әгәр алар кешелекле һәм кечелекле булса, менә ул – көтелгән нәтиҗәләр. 

Төсле “укытучылар” төшләре, нинди алар? Әгәр дә аклы-каралы төшләр генә керә башласа нишләргә? Мәктәптән качаргамы? Аның өчен үз-үзеңне кызганмыйча эшләргә, иҗат итәргә, кызыклы булырга кирәк!    

Июнь ахыры – «укытучы» төшләренең финалы.  Бу чорда борчылу төшләре күбрәк керә. Имтихан нәтиҗәләре, баланың киләчәге өчен дулкынланасың. Алар тормышка тиешенчә әзерме? Һәм алар күңелендә нинди “мәктәп сурәте” сакланып  калыр?

Һәркемнең дә мәктәп тормышыннан “рәсемнәр күргәзмәсе” бардыр. Ләкин барлык кешеләргә дә аны  язарга мөмкинлек бирелмәгән. Мин үземне бик бәхетле саныйм, чөнки кулымда төсләр тулы палитра, пумала һәм чиста бит. Һәр мизгелдә мин  яңа сурәт иҗат итәм. Бу эштә минем искиткеч, кабатланмас ярдәмчеләрем бар. Сурәтем төсләргә бай, тулы булуын теләр идем. Ә эшләнеп беткәч, шул сурәтемнең иң  игътибарга лаек урынын яктырта алучы нурны табасым килә. Ә иң игътибарга лаек урын Каф таулары артында түгел, ә безнең укучыларыбызда, бары тик аларның уалучан сокландыргыч шәхсләрен генә сындырмаска кирәк.   

 

“Төшләр”, ачык яки бик үк ачык булмаган, төсле яки аклы-каралы мәктәп төшләре! Үземнең аңымдагы буталчыкларда адашып йөргәндә,  һөнәрем, үзем турында фикер йөртеп, мин үземнең “укытучы” төшләренең төрлелеген тудырдым. Ләкин укучыларым, аларның талантлары, кызыксынуларыннан башка мин – укытучы- ул юк.